Аннотации:
Педагогика фәне яшь буынга белем бирү өлкәсендә куелган максат һәм бурычларны бүгенге көн чынбарлыгын исәпкә алып билгеләргә тиеш. Шуңа күрә әлеге хезмәттә педагогиканың гомуми нигезләре буларак аның төп төшенчәләре ачыклана, педагогик технологияләрнең тикшеренү методлары яктыртыла, шулай ук укытучыларның һәм укучыларның эшчәнлеген оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, укытуны интенсивлаштыру юллары бәян ителә, проблемалы һәм программалаштырылган укыту ысуллары ачыклана. Мәгариф эшен оештыручыларга, укытучыларга, югары һәм махсус урта уку йортлары студентларына тәкъдим ителә