Abstract:
Лекцияләр курсының төп максаты - тулы, бербөтен педагогик процессны, шәхесне һәрьяклап үстерү юнәлешләрен ачып бирү, педагогик технологияләрнең теоретик нигезләрен өйрәнүдә һәм яшь буынга тәрбия бирүне дөрес итеп оештыру юлларын табуда укытучыларга, тәрбиячеләргә булышу. Китапта әлеге фәннең максатлары һәм бурычлары билгеләнә, төп педагогик төшенчәләргә анализ ясала, тәрбия концепцияләренең эчтәлеге һәм теоретик нигезләре бәян ителә. Мәктәп, лицей, гимназия укытучыларына, югары һәм махсус урта уку йортлары студентларына тәкъдим ителә