Аннотации:
Педагогик эшчәнлекне һөнәр итеп сайлаган кешегә педагогиканы белү бигрәк тә кирәк. Педагогик белемнәре булмаган кеше мәктәпкә килсә, эшкә ничек керешеп китәргә дә белмәячәк. Эше нәтиҗәле булсын өчен, аңа тәрбиянең максатын һәм бурычларын ачык белү зарур. Бары шунда гына аның эшендә тиешле дәрәҗәдә максатка омтылучанлык туачак. Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган лекцияләр курсы да нәкъ менә шуңа хезмәт итәр дип уйлыйбыз