Abstract:
"Хәзерге татар әдәби теле фонетикасы" курсыннан тәкъдим ителәң торган кулланманың максаты - студентларның татар теле фонетикасы буенча алган белемнәрен тирәнәйтү, аларның мөстәкыйль эшләрен оештырырга юнәлеш бирү. Бу курста төп игътибар сөйләм аппаратын, авазларның ясалышын күзаллау, аларны төрле яклап тасвирлау, татар сөйләменә хас фонетик үзенчәлекләр, басым, интонация, аваз һәм хәреф, дөрес язу, дөрес әйтү темаларына юнәлтелә