Аннотации:
Педагогика практикасы күрсәткәнчә, мәктәпләрдә музыкаль тәрбиягә бик аз игътибар бирелә. Кечкенә яшьтән балаларның музыкаль хәтере һәм ишетү сәләте формалаша, эстетик сәнгатькә нигез салына.
Бу докладта музыка дәресләрендә вокаль әзерлек буенча барлыкка килгән кайбер проблемалар күтәрелә. Бала тавышының яшь үзенчәлекләре, сулыш өстендә эшләү, дөрес сайланган репертуар, тавыш интонациясе, укучыларның физик һәм эмоциональ халәтенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирелә. Шулай ук репертуар сайлаганда халык, заманча һәм классик әсәрләрне дөрес куллану да күз уңында тотыла.